“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз”

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Шубан авыл китапханәсе 2 февраль көнне “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Бу акциядә 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар “Алар –тере тарих” исемле презентация белән таныштылар, Печерская А.Н. “Дети – герои Великой Отечественной войны" дип исемләнгән китабыннан герой пионер Лёня Голиков, Ф.Кәримнең “Разведчик язмалары” хикәяләре кычкырып укылды, соңыннан балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәдә “Батырларның даны мәңгелек “ китап күргәзмәсе ясап куелды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International