7 февральдә “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.
Җыелышта хуҗалык белгечләре чыгыш ясады, һәрберсе дә 2017 елда эшләнгән эшчәнлекләргә бәя биреп, 2018 елга куелган максат-бурычлар белән таныштырдылар. Хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов үз чыгышында терлекчелекнең иң табышлы тармак булуын ассызыклап узды, шулай ук игенчелектәге уңышлар да атады. Еллык эшчәнлеккә уңай нәтиҗә биреп, ул хуҗалыкның һәрбер хезмәткәренә рәхмәт белдерде.
Чыгышларны тәмамлап, сүзне район башлыгы Рамил Рашитович алды. Ул хуҗалык алдына зур бурычлар куеп, аларны үтәп чыгачакларына ышанычын белдерде.
Чара бик матур гадәт белән тәмамланды хуҗалык җитәкчесе юбиляр, яхшы хезмәткәр, төрле мәртәбәле Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләрне тәбрикләде.
Фоторепортаж: http://baltaci.ru/photo/bgen-kama-kmk-khualygynda-otchet-saylau-yelyshy-bulyp-uzdy-anda-rayonybyz-bashlygy-ramil-notfullin-da-katnashty