Чайникова Зоя Семеновнага 4 февраль көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

   Чепья авылында яшәүче Чайникова Зоя Семеновнага 4 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, Балтач элемтә бүлеге җитәкчесе Рашит Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International