1 февраль көнне район Советының утырышлар залында Өченче чакырылыш «Балтач шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге Советының унбишенче утырышы булды.
Утырышны Балтач шәһәр җирлеге Советы башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.
Утырышта Балтач шәһәр жирлеге Советы депутатлары, оешма һәм учреждение житәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, дин әһелләре, старосталар катнашты.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды:
1. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 2017нче елдагы эшчәнлегенә отчеты.
2. Балтач шәһәр җирлегенең 2017нче елгы бюджет утәлеше турында.
Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 2017нче елдагы эшчәнлегенә отчеты һәм жирлекнең 2017нче елгы бюджет утәлеше турында Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов чыгыш ясады.
Шулай ук әлеге көн тәртибендә күтәрелгән темалар буенча Балтач эчке эшләр булегенең участок вәкиле, полиция капитаны – Айдар Ифрат улы Сафиуллин, 3нче номерлы Балтач ясле-бакчасы мөдире – Гөлфәмә Фаил кызы Хәкимуллина, «Факел» яшүсмерләр клубы җитәкчесе – Азат Мөнир улы Зәкиев, җаваплылыгы чикләнгән “Төзекләндерү” («Благоустройство») җәмгыяте директоры Наил Гарифҗан улы Габдрахмановның чыгышлары тыңланды.