Укуылар гаризаны укыган мәктәпләрендә тапшыра ала. 1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак. Имтиханны вакытыннан алда тапшыру 21 марттан 11 апрельгә кадәр булачак. Узган елгы чыгарылыш укучылары шушы вакытта я төп периодка кадәр резерв көннәрендә имтихан тапшыра ала. Бердәм дәүләт имтиханы бирүнең төп вакыты 28 майдан 20 июньгә кадәр булачак.