Куркынычсыз Интернет серләре

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзер. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Ә чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди куркыныч янаганын күз алдына да китермибез.1 Февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә  башлангыч сыйныф укучылары белән"Куркынычсыз интернет серләре" исемле әңгәмә үтте.Балалар белән интернетның  уңай һәм тискәре якларын,куркыныч хәлләрдән ничек котылып булганын ачыкладык.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International