Китапханәче нинди дә булса чара үткәргәнче, үзалдына башта максат куя:тәрбиявиме, белем бирүме һ.б. Нәни дусларым белән оештырган чараларыбызның күбесенең башы тәрбияви юлга баса, чөнки бала һәрнәрсәдән үзенә шәхес булып формалашканда тәрбияви азык та алырга тиеш. Көек авылы китапханәсендәге чираттагы чарабыз "Кызыл китап ни сөйли?" дип аталды. Балалар бик теләп китапның ни өчен кызыл төстән булуына да җавап таптылар, алай гына да түгел, ни өчен сирәк кенә җәнлекләр, үсемлекләрнең бирегә кертелүен дә бик кызыксынып тыңладылар."Мин һәм кызыл китап" дип аталган кулдан эшләнгән бу кулланма әсбапны да бик җентекләп өйрәнделәр. Уен формасында барган чарабыз күңелле үтте. Биредә төрле яшьтәге балалар катнашты.