Район социаль яклау бүлеге 2017гә нәтиҗә ясады, 2018 елга максат-бурычлар билгеләде

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Район социаль яклау бүлеге 2017 елга гомуми нәтиҗәләр ясап, 2018 елга максат-бурычлар билгеләде.  Бүлек  җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина узган елда башкарылган эшчәнлек һәм яңалыклар белән таныштырды. Республика районнары арасында ясалган рейтинг буенча Балтачның елдагыча  беренче өчлектә булуын ассызыклады. “Бу зур хезмәт күрсәткече – коллективның тырышлыгы  нәтиҗәсендә ирешкән уңышлар. Без районда халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче хезмәт коллективларының берсе булып торабыз.  Ел башыннан Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, түләүләр, компенсация һәм субсидияләр билгеләү өлкәсендә яңалыклар булды. Без елны “Ачык ишекләр көне”  белән башлап җибәрдек. Һәм бу бик уңышлы булды дип нәтиҗә ясадык.  Ул көнне бирегә килүчеләр танышып кына калмадылар, ә белгечләрдән консультацияләр алып, кызыксындырган сорауларына җаваплар табып, үз теләк-тәкъдимнәрен дә белдерделәр. Киләчәктә халыкка кирәкле мәгълүмат яки яңалык  тарату өстендә тагын да күбрәк шөгыльләнергә, памяткалар тарату, листовкалар өләшү, вакытлы матбугат һәм  социаль челтәрләр аша тиешле мәгълүматны вакытында җиткереүне камилләштерегә кирәк!” дип басым ясады. Алсу Гатиятуллина.

Балтач районының социаль яклау өлкәсендә социаль яклау бүлеге, 13нче номерлы компенсация  бүлекчәсе, “Наз” халыкка комплекслы социалҗ хезмәт күрсәтү зәге эшли, аларда барлыгы 112 хезмәткәр бар. Әлеге утырышта һәр бүлекчә җитәкчеләре тарафыннан үз эшчәнлекләренә бәя бирелде. Социаль яклау  бүлеге хезмәткәрләре узган елда 17 меңнән артык кеше кабул иткән.  16 мең 626 кешегә 108 миллион 18 мең сумнан артык төрле  субсидияләр,  льготалар, пособияләр түләнгән. Димәк, бу район халыкының икедән бер өлеше дигән сүз.

Өйгә барып  социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре районда ялгыз яшәүче 261 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә. Ә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә бүгенге көндә 11 гаилә - шуларда 23 бала исәптә тора.  

Район социаль яклау бүлегендәге соңгы  яңалыкларның берсенә тукталып үтик: биредә инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы, опекун, мохтаҗ гаиләләрне төрле эшкә өйрәтү максатыннан, 4 кабинет ачылды: “Чәчтараш”, Бакчачы”, “Тегү”, “Компьютер классы”. Бу кабинетларга федераль  бюджеттан 386 меңлек җиһазлар кайтартылган.

Гаиләләр белән  эшләү бүлекчәсе мөдире Энҗе Корбанова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авылында урнашкан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Тәнзилә Зәкиева, “Наз”  үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева, 13нче номерлы компенсация  бүлекчәсе мөдире Фатыйма Галимова һәм утырышта катнашучы попечительлек һәм күзәтчелек Советы вәкилләре: район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова, район инвалидлар берлеге  рәисе Рамазан Фәрзиев, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова һәркайсы район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләреннән канәгать булуларын белдерделәр, алга таба эшчәнлекне дәвам итәр өчен тәкъдимнәрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International