Балтачта "Төнге чаңгы юллары" чарасы дәвам итә

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Балтачта "Төнге чаңгы юллары" чарасы дәвам итә 

Балтачта чаңгы спортына караш кимеми. Киресенчә, соңгы елларда районыбыз халкы арасында популярлашып киткән "Төнге чаңгы юллары" чарасы чаңгы спортына карата булган мәхәббәтне бермә-бер арттырды гына. Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннарыбыз өчен дә һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә. 

"Төнге чаңгы юллары" быел да уңышлы гына үз эшен дәвам итә. Иртәгә, ягъни 31 гыйнвар көнне райондашларыбызны "Сабантуй" ял һәм спорт паркына яктыртылган чаңгы трассасына чакырып калабыз.

Шулай ук киләсе айда да һәр атнаның чәршәмбе көнендә 7, 14, 21, 28нче февраль көннәрендә чаңгы шуу ярышлары булачак, дип хәбәр итә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге. 

Ярышка теркәлү вакыты –  сәгать 18.00дән - 18.25 минутка кадәр. 
Ярышка старт – 18 сәгать 30 минутта биреләчәк. 

Ярышларда 18 яшькә кадәрге яшьләр; 
- 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм ир-егетләр; 
- 40 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. 

Барлык катнашучылар да шәхси беренчелек өчен 1 чакрым ераклыктагы дистанциядә көч сынашачак. 

Җиңүчеләр Грамоталарга һәм истәлек бүләкләренә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International