Район Пенсия фонды идарәсенең еллык хисап җыелышы һәр елдагыча бик күркәм төстә үтте, яңалыкларга бай булды. Әлеге өлкәгә мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр районыбызда, чөнки идарәнең клиентлар белән эшләү хезмәтенең теркәү базасына күз салсак, 2017 елда аларга 11980 кеше төрле сораулар буенча килгән, бу исә бер көнгә 45 кеше дигән сүз. Коллектив үзенең «Без һәр буын өчен ачык, һәркемнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртабыз» девизына тугрылык саклап эшли. Районыбызның идарә белгечләре клиентларының һәр соравына җавап бирергә әзер. Шуңа күрә агымдагы елга куелган бурычларны үтәү коллективның көченнән килә дип ышанып әйтеп була.
Автор: Гөлзидә Газизуллина