Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан “Мәрҗаниле халыктан вә токымнан без...” исемендәге китап күргәзмәсе эшли. Биредә күпкырлы шәхесебезнең иҗаты һәм тормыш юлын чагылдырган хезмәтләр, газета-журнал мәкаләләре белән танышырга мөмкин.