22 гыйнвар көнне районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предриятиеләре җитәкчеләре һәм баш инженерлары «Сорнай» хуҗалыгы базасында урнашкан машина-трактор паркына семинар-киңәшмәгә җыелды.
Әлеге семинар 2017 елда “Сорнай” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналары ремонтына нәтиҗә ясау һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды. Биредә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин чыгыш ясап, техникаларның торышына бәя бирде, запас частьлар белән тәэмин ителеш һәм ремонтка тотылган чыгымнар һәм хуҗалык кассасы файдасына булган экономиягә хакында җитди мисаллар китерде.
– Техниканы яңарту зур чыгымнар таләп итә билгеле, ә булганын кадерләп, ремонтлап тоту акчаны янда калдыра – иске яңаны саклый дигәннәр бит. Үз көчебездән килә торган ремонт эшләрен тиешле таләпләр буенча башкарырга кирәк. Сафтан чыккан, төзәтеп булмастай очракта гына икенчегә яки яңага өмет итәргә мөмкин. Машина-трактор паркында тиешле кадрлар һәм ремонт өчен мөмкинлекләр булдыру, эшне дөрес оештыру сорала. Бүгенге семинарда куйган таләпләр 2 айдан соң язгы чәчү алдыннан техник күзәтүләргә әзерлекне тикшерү вакытында ачыкланачак. Яшерен түгел, ремонт вакытында май, фильтр яки запас частьлар өчен акча кызганып кичектереп калабыз. Ә бит техосмотр вакытында бар таләптә үтәлергә тиешлеген беләбез, югыйсә! Шуның өчен алдан ук әзерлек эшләре күрергә кирәк – бу бурыч”, дип кисәтте Ф. Нәбиуллин.
“Сорнай” хуҗалыгы рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев, баш экономисты Әнәс Кәлимуллин, баш инженер Фидаил Гарәфетдинов биредәге эшчәнлек белән таныштырды. Язгы чәчүдә кулланылачак барлык төр техника һәм тагылма агрегатларның ремонт барышына анализ ясады. “Сорнай” хуҗалыгында бүгенге көндә тракторлар ремонты бара. Барлыгы 43 трактор исәптә. Хәзерге вакытта 7се ремонтта, алары чыккач 10 трактор гына кала. Тиешле срокка барлык төр ремонт эшләрен дә башкарып чыгарбыз дип ышандыра алам. Баш инженер вазыйфасының төп бурычы һәр эшнең учетын алып бару. Бу бигрәк тә эшли башлаган яшь белгечләргә кирәк”, дип аңлатма биреп үтте Фидаил Мәгъфурович.
Семинар машина-трактор паркында, ремонтлау мастерскоенда үтте. Ремонт эшләре хезмәтне саклау шартларын үтәү белән бергә барырга тиеш дип кисәтә белгечләр. Биредә нигездә, хезмәт тәҗрибәсе зур булган үз эшенең чын осталары эшли. 70 яшькә якынлашып килүче Әхәт абый Мөхәхәммәтшинны гына алыйк:
– 1972 елда эшли башладым. Мин үзем Кенә авылы егете. Әтиебез дә һәм без бертуган өч малай да механизатор булдык. Техниканы карап тотсаң, тәртипләп торсаң, яратып эшләсәң генә нәтиҗә була, - ди Әхәт абый.
Семинарда катнашкан һәркем өчен машина-трактор паркында һәр көн җитештерүчән хезмәт көне булырга тиешлеге ачык итеп дәллиләп күрсәтелде.