– Солдатлар янына хәрби частька барып йөрү хәрби комиссарларга мәҗбүр ителми. Әмма мин бар да яхшы буласына ышандырып улларын армия сафларына озатам икән, алар исән-сау әйләнеп кайтканчы ата-аналары алдында үземне җаваплы итеп тоям һәм аларның хәлләрен белешеп торуны үземнең бурычым дип саныйм. Һәр хәрби часть белән даими элемтәгә кереп, егетләребезнең хәлләрен белеп торабыз, – ди Васил Вәлиев.
Көзге чакырылышта армия сафларына алынган егетләр белән очрашуга хәрби комиссар белән берлектә район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов та барды.