8-17 гыйнвар аралыгында математика, физика, инглиз теле, химия фәннәре буенча авыл районнары арасында “Путь к Олимпу” Республика олимпиадасы булып узды. Бу төр олимпиадада районнан барлыгы 21 укучы катнашты, 7 призлы урын яуладылар. Математика фәненнән Карадуган гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Абдуллин Рөстәм, химия фәненнән Куныр урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мусагитов Рәмис, Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Тихонов Роман, инглиз теле фәненнән Карадуган гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Абдуллина Рәйсә, Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Каримова Диана һәм 10 нчы сыйныф укучысы Сагитова Гүзәл, Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Махмутова Лилия.
Кызларны, егетләрне һәм аларның укытучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар телибез!