ТР Үзәк сайлау комииссиясе вәкилләре "Россия Федерациясе Президентын сайлаулар ачык һәм гадел булачак", дип белдерде

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24  гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә Балтач районы территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе тарафыннан оештырылган уку-семинар булды. 

Әлеге уку-семинар агымдагы елның 18 мартында узачачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек уңаеннан оештырылды. Укуларны район Советы аппараты җитәкчесе Ирек Сабиров алып барды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе вәкилләре - Сквордяков Олег Васильевич һәм Каменькова Валентина Николаевна чыгыш ясап, сайлауларга әзерлекнең һәр этабы белән таныштырдылар. 

Укыту программасы сайлауга әзерлек кампаниясендә һәм тавыш бирү барышында сайлау комиссияләренең эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне үз эченә алган иде. Укыту-семинарда сайлауга әзерлек кампаниясе барышында ялда, командировкада яисә теркәлү урыны буенча яшәмәүче “мобиль сайлаучылар” белән эшләүгә аеруча игътибар биреләчәге ассызыкланды. Участок сайлау комиссияләре әгъзаларын сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү системасы белән дөрес эшләргә дә өйрәттеләр. 

Һәр сайлау участогы сканер белән җиһазланган. Сканер бюллетеньнең әлеге участок сайлау комиссиясенеке икәнлеген дә билгели ала, әгәр бюллетень башка участокныкы икән, ул тавышларны санаганда исәпкә алынмый. 
Укыту-семинар барышында, шулай ук, сайлаучылар исемлеге, протоколлар белән эшләү мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. 

- Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын (КОИБ) урнаштыру, сайлау көнне кайда булуыңа карап тавыш бирүнең яңа форматын кертү агымдагы ел сайлауларын сайлаучылар өчен уңайлы, моннан тыш, тагын да ачыграк һәм гаделрәк итәчәк, - дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Валентина Каменькова. 

Шулай ук Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов әлеге әһәмиятле сәяси вакыйганың бар нечкәлеләре турында аңлатмалар бирде. Семинар азагында Балтач урта мәктәбенең укытучылар коллективы, ягъни мәктәп базасында урнашкан сайлау участогы вәкилләре тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләре әгъзаларының эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән практик миссаллар белән тәмамланды.

Фоторепортаж: https://vk.com/album-122979932_250853395

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International