Балтачта   бассейнны  ачу көне билгеле булды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Балтачыбызда бик тиздән халыкның күптән зарыгып көткән тагын бер зур объекты кулланылышка тапшырылачак. Бу әлбәттә - бассейн! Аңа күптән түгел "Дулкын" дигән матур яңгырашлы исем дә бирелде. Бассейнны ачу тантанасы 26 гыйнварга дип планлаштырыла. Чарада республика җитәкчелегеннән дәрәҗәле кунаклар, күренекле шәхесләр катнашуы көтелә. ​

18 гыйнвар көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров районның вакытлы матбугат чараларында хезмәт куючы журналистларын бассейн төзелеше тәмамлану һәм кулланылышка тапшырылу уңаеннан, әлеге бина белән  якыннан таныштырды.

– Бу бассейн "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасы нигезендә сафка басты. Төзелешкә Федераль казнадан, Республика һәм район бюджетларыннан акчалар бүленде. Барлыгы проект эшчәнлекләре кереп, 152 миллион сумны тәшкилле итте. Бассейн  төзелешен  электрон конкурсны отып  Казан  шәһәренең “Консорциум" оешмасы башкарып чыкты. Бассейнда узган 2017 елның декабрь азагында төзелеш эшләре тәмамланды. Биредә төзелеш оешмалары инспекторлары тарафыннан экспертизалар үткәрелде һәм объектны кулланылышка тапшыру алдыннан җитди тикшерүләр алып  барылды. Шул сәбәпле бүгенге көннәргә  кадәр биредә килеп чыккан җитешсезлекләрне төзәтү өстендә эш барды. Бу бина тулысынча кабул итеп алынганнан соң гына кулланылышка тапшыру хокукы алабыз. Билгеле инде, бассейнны ачу срогы тоткарланып төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде.  Мондый зур төзелеш тиз арада, бер көндә генә башкарыла торган эш түгел, вакыт сорый. Инде менә ниһаять барлык эшләр дә төгәлләнде дип әйтергә була. Хәзер җыештыру-юуу һәм тәртипкә китерү эшләре генә калды. Районыбыз өчен яңа объектның эшчәнлеген башлап җибәрү өчен белгечләр Саба, Арча, Сарман, Болгар,  Казанда урнашкан бассейннарга барып өйрәнеп тә кайттылар. Бүгенге көндә район җитәкчелеге өстендә  барлык тиешле таләпләрне дә дөрес итеп үтәп,  эшләтеп җибәрү һәи имин шартларда эшчәнлеген тәэмин итү бурычы тора.  Биредә директор вазыйфасын вакытлыча башкару җаваплылыгы Норма авылы егете Рәдиф Зөфәр улы Гомәровка йөкләнгән, – дип  таныштырды Рамил Шакиров.

 

 

Тиздән бассей бинасы ул үз ишекләрен ачып,  район халкына хезмәт күрсәтә башлаячак. Балалар һәм зурлар өчен аерым ике  бассейн бар, 3 сауна бүлмәсе, душлар бар. Биредә гаилә белән килеп  рәхәтләнеп ял итеп була. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен берничә төрле заманча тренажерлар урнаштырылган махсус залы да бар. Тамак ялгау, фито чәйләр яки  кофе эчү өчен кафе да эшләячәк. Биредә бар нәрсә дә заман таләпләренә туры килә. Иң мөһиме биредә  физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. “Уңайлы мохит” программасы нигезендә эшләнгән. Эчке эшләр төгәлләнгән булса да, язга чыгуга бассейн территориясен яшелләндерү, агач-куак, чәчәкләр утырту, коймалар тоту, юлларны төзекләндерү,  керә торган юлга икенче кат асфальт түшәү кебек эшләр белән дәвам итәчәк.

 

 

– Шунысын искәртеп куярга кирәк, бассейнга бары тик медицина тикшеренүе узган белешмәсе (медсправка)  булган гражданнар гына кертеләчәк. Бассейнның эш графигы халык ихтыяҗларыннан чыгып билгеләнеләчәк.  Мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балалар, гади халык, пенсионерлар, мөмкинлеге чикле гражданнар һәм шулай ук сорау булганда, мөселманнар өчен дә аерым сәгатьләр билгеләнәчәк,  – дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International