Бакча балалары Шубан авылы китапханәсенә ,,Кышкы шигырь бәйрәмендә кунакта” булдылар. Китапханәдә шигырь конкурсы үтте. Бакча балалары яна елга багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Кыш бабай калдырган бүләк китап иң озын шигырь сөйләүчегә тапшырылды. Шигырь бәйрәме беткәч балалар китапханәдә урнашкан кече музейда экскурсиядә булдылар. Бакчага йөрүче Хәния белән Әминәнең әтиләре үскән бала коляскасы балаларга аеруча ошады.