«Социаль туризм» программасы кысаларында 2017 елның 24 нче августында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Кукмараның “Туган як” музеенда булдылар.
Балтач район Советы аппаратына мәгълүмати технологияләр буенча баш белгеч кирәк. Эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары белем булу зарур. Белешмәләр өчен телефон 2-40-71.
22 август көнне Куныр № 12 филиал китапханәсе һәм Куныр мәдәният йорты яшьүсмерләр белән "Россия флагы тарихы буйлап" дигән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында Россия флагының тарихы турында сөйләнелде. Әңгәмәдән соң яшьүсмерләр өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды.
22 август көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Балтач” ял паркында ял итүчеләргә, төзүчеләр микрорайоны спорт мәйданчыгында Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан “Российский флаг-символ доблести и славы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, буклетлар таратылды. Балалар тозлы камырдан Россия флагы ясадылар.
Гадәттәгечә елда физкультурачылар көне уңаеннан "Фикердәш" клубында йөруче мөмкинлекләре чикле спортчыларыбыз өчен шашка ярышлары уза. Елдан ел шашка уйнап остарган спортчыларга, очрашкан саен уз тәжрибәләрен югары курсәтә белуләренәдә сокланып карарлык. Быел тагында узенчәлекле матур утте бу ярыш.
Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.19 август көнне Борнак авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Рәсәй флагы – дәүләтләр маягы”исемле чара яшьләргә һәм укучыларга үткәрелде. “Рәсәй флагы –горурлык” исемле күргәзмә ясап куелды. Бу күргәзмәдә Россиянең дәүләт символлары турында китаплары урын алды.Укучыларга һәм яшьләргә бу чара тәрбия үрнәге булды.
2017 елда Нонэгэр авыл жирлеге территориясендэ жыйналган узара салым акчасына авыл урамнарын ремонтлау каралган иде. Август аенда районнын «Агросервис» оешмасы кыска срокларда Чутай хэм Нонэгэр авылы урамнарын ремонтлап, вак таш жэйде.
Нөнәгәр авылында яшәүче Әшрәпова Галия Әшрәп кызына 18 август көнне 90 яшь тулды.