Районның Яңа ел бизәлеше чараларында актив катнашкан оешмалар бүләкләнде

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Район Советының утырышлар залында Яңа ел бизәлешендә актив катнашкан оешмаларны бүләкләп уздылар. Бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе тапшырды. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында беренче урын – “Сосна”, 2 урын – “Татарстан”, “Кызыл юл”, 3 урын – “Труд”, “Активист”ка бирелде. Авыл җирлекләре арасында беренчелекне – Куныр, икенче урынны – Бөрбаш, өченче урынны Норма җирлекләре алды. Оешма-предприятиеләр арасында беренче урынга – “Балтач сөт-май комбинаты”, 2 урынга – “Сельхозхимия”, 3 урынга МДСУ лаек булды. Шәхси эшмәкәрләрдән беренчелекне Радик Закиров, икенчелекне Илдар Галиуллин ширкәте, өченчелекне Рәсимә Сәгыйтова сәүдә челтәрләре яулады. “Мегаом” ширкәте җитәкчесе Раиф әфәндегә махсус бүләк тапшырылды, Балтач бистәсе җитәкчесе Илдар Габдрахманов та аерым билгеләп үтелде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин рәхмәтләрен җиткереп, әлеге хезмәтнең халыкның ялын оештыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International