16 август көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Балтач” ял паркында “Яңа китап- яңа дөнья” исемендәге күргәзмә тәкъдим иттеләр. Ял итүчеләр яңа китап-журналлар белән бик теләп таныштылар.
Урып-җыюныӊ һәр хужалыкта үзенеӊ үзенчәлеге бар. Әнә, «Сосна» хуҗалыгына башкаларга караганда бер атнага якын соӊга калып чыгарга туры килде. Бу очрак техниканыӊ әзерлегенә яисә механизаторларныӊ булмавына бәйле түгел, бары басуларга аммиак суыныӊ мулдан кертелүе белән аӊлаталар.
16 август көнне Бөрбаш мәдәният йорты, Бөрбаш Сәрдегәне һәм Алан клубы мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада "Бөрбаш" җәмгыяте басуларында булып, игенчеләр хөрмәтенә концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Берничә көн элек районыбызның урта белем алып, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган 3 кызы – Балтач гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары Илсинә Габделганиева белән Гүзәл Хәйруллина һәм Норма мәктәбеннән Илүзә Мәхмүтова “Иннополис”та Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашындагы мәртәбәле чарада катнашып кайттылар.
Гамәви тыңлауларда халык Норманың куркыныч зонага кергән объектларының киләчәге өчен борчылды.
15 август көнне Норма урта мәктәбе базасында җирлекнең генераль планын кабул итү буенча гамәви тыңлаулар узды.
Балтачның «Форпост» оешмасы “Иң яхшы хезмәт коллективы” номинациясендә җиңү яулады. Фердинант әфәнде үзе “Иң тәҗрибәле катнашучы” булып танылса, Балтач гимназиясе укучысы Алсинә Нуриева “Иң яшь катнашучы” исеменә лаек булды.
Бүген - 16 август көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин ТНВ - Яңа гасыр телерадио компаниясе хәбәрчеләрен һәм операторларын кабул итте.
Ә безне куандырганы – кызларыбызның соклангыч уены булды. Шахмат-шашка тренеры Ландыш Гарифуллина һәм Балтач мәктәбе укучысы Рамилә Шаһимәрдановадан торган команда ике көндә дә көндәшләрен җиңүгә ирешеп беренче урынга чыктылар һәм республика шахмат Федерациясенең Кубогы һәм алтын медальләре белән бүләкләнделәр.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин: "Ашлама кертелмәгән килеш бер гектар мәйдан да чәчелергә тиеш түгел! Шуның өчен бүгенге көндә көзге сабан культураларын чәчү өчен эш башлар алдыннан һәр хуҗалыкның 20 тонна ашламасы булырга тиеш! Киләсе елга югары уңышка өмет баглаган һәр җитәкче бу мәсьәләне хәл итүне бүген үз алдына максат итеп куярга тиеш" дип белдерде.