Балалар үзәк китапханәсендә экологик уен булды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Балаларның язгы каникул вакытында, балаларга табигатькә сак караш тәрбияләү, табигатькә багышланган әдәбият укуга этәргеч ясау максатыннан, 24 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  Россиядә һәм Татарстаныбызда Экология елы уңаеннан  “Табигать белән дуслашыйк” исемле экологик уен узды. Китап укучыларыбыз  “Үсемлекне таны”, “Кайсысы артык”, “Экологик әкиятләр”,”Гөмбәләр аланында” диелгән турларда көч сынаштылар. Уен барышында балалар табигатькә багышланган табышмак, әкиятләр белүдә зирәклекләрен тикшерделәр, гөмбәле аланлыкта ашарга яраклы гөмбәләр “җыйдылар”. Чарабыз интернеттан алынган табигатьне саклауга багышланган мултьфильмнар карау белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International