Россия Президентын сайлау барышында мөһим яңалыклар көтелә

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның март аенда Россия Сайлау Кодексында җитди яңалыклар гамәлгә керәчәк. Россия Президентын сайлауда тавыш биргәндә, «открепительный бюллетеньнәр» гамәлдән чыгарыла. Аның урынына башка юл тәкъдим ителә - граждан сайлау уздырылган көндә кайда була, шунда тавыш бирә алачак, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Аның сүзләренчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе торган урыннары буенча тавыш бирә ала торган сайлаучыларның өч төркемен билгеләгән.

Аерым алганда, беренче төркемгә чынбарлыкта яшәгән урыны белән прописка адресы — рәсми теркәлгән урыны туры килмәгәннәр керә. Мәсәлән, берәүләр авыл җирендә язылган, әмма шәһәрдә яши. «Канун аларга — хәзерге вакытта кайда яшәсәләр, шунда сайлау мөмкинлеге бирә», — дип аңлатты Гобәйдуллин.

Икенче төркемгә сайлауга кадәр 45 көн кала яшәү урыныннан китеп, кайда сайлауларын төгәл белүчеләр. Болар, мәсәлән, студентлар, хокук саклау органы хезмәткәрләре, вахта юлы белән эшләүчеләр һәм башкалар.

Өченче төркемдә - яшәү урыныннан китү карарын көтелмәгәндә кабул итеп, үз участокларын һәм кайда сайлаячакларын белмәүчеләр.

«Гариза бланклары аерым исәпләнергә тиеш. Гаризаны тутырганда, аңа махсус марка ябыштырыла. Билгеле бер участокта сайлаучылар исемлеге сайлау көненә кадәр мәгълүм булачак. Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, гариза биреп, яшәү урынында сайламаучы затлар реестрыннан мәгълүматлар урнаштырылачак. Гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәкләр аша (аларның саны респубикада 52) биреп булыр, дип планлаштыралар», — дип хәбәр итте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты сайлаулары 2018 елның мартында булачак.

Чыганак: (Татар-информ)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International