«Форпост» оешмасы җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов көллиятнең педагог-оештыручысы Лилия Фазуллина белән берлектә форпостчы егетләр арасында пневматик коралдан ату буенча ярышлар оештырдылар. Егетләр мәргәнлектә зур теләк белән көч сынашкан. Форпостчылар арасында беренче урынны Салават Мөхәммәтшин яулаган, Рәнис Сабиров – икенче, Рәйхан Латыйпов өченче булган.