Балтачның Яңа ел чыршысы өчен тавыш бирик!

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар, Яңа 2018 елны каршылауда оештырылган бизәлешләрдә актив катнашуыгыз өчен һәрбарчагызга да зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Сезнең «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң матур Яңа ел бизәлеше» дип аталган республикакүләм конкурста http://msu.tatarstan.ru/ngkonkurs2018.htm ссылкасы буенча кереп, Балтач районы өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз.

Моның өчен ссылка аша кереп муниципаль берәмлекләр арасыннан Балтач районын табарга, Үзәк чыршыны һәм анда үткән чараны баллар белән бәяләргә кирәк. Экранда күрсәтелгән кодны (саннарны) җыеп тавыш бирүне башкарырга. 

Конкурска йомгак ясар өчен санаулы көннәр генә калып бара, шуның өчен активрак катнашуыгыз сорала. Тавыш бирүне интернетка чыгу мөмкинлеге булган эштәге, өйдәге компьютер, мобильный телефон, планшет аша башкарып була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International