19 нчы гыйнвар көнне Шеңшеңәр балалар бакчасына йөрүче балалар өчен Шеңшеңәр авыл китапханәсендә “Китап дигән могҗиза!” библиографик дәрес үткәрелде. Тәҗрибә шуны күрсәтә – балада укуга, белем алуга теләк тәрбиялим дисәң, кечкенә чагыннан ук аңарда китапка мәхәббәт уятырга кирәк. Шул максаттан чыгып үткәрелгән дәрес вакытында балаларга кычкырып китап-журналлар укылды, бергәләп аларның эчтәлеге ачыкланды. Шул ук вакытта китап, андагы геройлар,вакыйгалар турында төрле табышмаклар, башваткычлар куллану да отышлы. Интернет челтәрендәге “Бала.РФ.” сайтыннан да даими файдаланып, балалар өчен язылган электрон әсәрләр аша да китапка кызыксыну уятырга мөмкин. Балаларга китапханәдә бик ошады. Алга таба да даими очрашып торырга сүз куештык.