Узып киткән 2017 елда район ГХАТ (ЗАГС) бүлегеннән алынган күрсәткечләргә күз салсак, кайбер кызыклы гына фактларга да тап буласың. Иң яшь һәм өлкән яшьтәге кияү белән кәләш һәм әти-әниләр арасында шактый гына зур аермалыклар күзәтелә.
Еллык күрсәткечләр буенча иң яшь әти 20 яшьтә, иң яшь әни исә 18 яшьтә булган. Шулай ук өлкән яшьтәге әни - 41, ә әти кеше 50 яшьлек.
Гаилә корган яшь парларны теркәгән документларга күз салсак, иң өлкән кияү 66 яшьтә булса, иң яше 19да гына икән. Кәләшләр арасында 60 һәм 18 яшьтәгеләре “ иң-иң”нәре булып табылган.