20 нче гыйнвар көнне Көек авылы китапханәсендә "Толстой эзеннән!.." дип исемләнгән урта сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрдек! 2018 ел-Татарстанда мәшһүр рус язучысы Л.Н.Толстой елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан, мәктәп укучылары белән үз алдыбызга: "Татарстан-татарлар башкаласы белән рус язучысын нәрсә бәйли?" дигән төп сорауны куеп бергә фикерләштек. Мин, китапханәче буларак, Толстой эзеннән үтеп, күптөрле кызыклы мәгълүматларны укучыларга җиткерә алдым. Л.Н.Толстой гына түгел, әтисенең бабасы да Казанда фәнни документ язганлыгы билгеле, шулай ук язучының әтисе дә һәрдаим биредә еш булуы мәгълүм булды. Алга таба да Толстой эзеннән баруыбызны дәвам итәрбез.