18 январь көнне Түнтәр авылы китапханәсендә китап укучы балалар белән француз шагыйре һәм әкиятчесе Шарль Перроның тууына 390 ел тулу унаеннан “Шарль Перроның әкияти дөньясы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек. Кичәбездә аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык, әкиятләре буенча белемебезне тикшердек, крассворд чиштек, табышмакларга җаваплар таптык. Татарчага тәрҗемә ителгән “Итекле песи” әкиятен кычкырып укыдык, “Кызыл калфак” мультфильмын карадык.