Венгриянең Будапешт шәһәрендә мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр арасында узган дөнья беренчелеге Балтачыбызны янә нык беләклеләре белән танытты.
«Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында, «Наз» үзәге белгече Наталья Закирова Нөнәгәр мәктәбе базасында тематик дәрес уздырды.
Чепья балалар китапханәчесе урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты ачылу тантанасын оештырды. Чарада урта мәктәп директоры Нурмиев С.Т., авыл музее хезмәткәре Бариева С.М., мәдәният йорты директоры Әүхәдиев Р.Ф. катнашты.Чыгыш ясаган һәркем балаларны һәряктан культуралы булырга чакырды.
Балтачта 16-17 сентябрь көннәрендә узган "Милләтләр кроссы"нда барлыгы 5228 кеше катнашты. 134 җитәкченең катнашуы да мактауга лаек. Балтачлылар 2017 метрга йөгерде.
15 сентябрьдә Кенәбаш башлангыч мәктәбендә укучыларга мәдәни көндәлек тапшырылды. Көндәлекне ничек кулланырга икәнлеге аңлатылды. Аннары китапханәнең “Үткәнен белмәгәннең –киләчәге юк” дип исемләнгән музей почмагына экскурсия оештырылды
15 сентябрь көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөрбаш урта мәктәбендә "Бәхетле балачак" исемле мәдәни дәрес үткәреп, 39 укучыга мәдәни көндәлек тапшырдылар.
15 сентябрьдә Бөрбаш китапханә филиалында Бөрбаш урта мәктәбе "Без - табигать баласы" исемле районара экологик семинар үткәрде.
15 нче сентябрь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор башлангыч мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысасында “Китапханәдә ул мәдәни хәзинә” дигән темага мәдәни дәрес үткәрде. Укучыларның тапкырлыкларын, кемнең күбрәк китап укуын белү максатыннан балалар өчен язылган әдәбияттан сорау-табышмаклар тәкъдим ителде. Күп белү, сорауларга җаваплар табу өчен китапханәгә күбрәк йөрергә кирәк дигән уй белән укучылар таралыштылар.