Куремьял авылында гомер итүче Сәлимә Юныс кызы Сафиуллинага 11 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин, “Активист” авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе Рафил Зәкиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.