Утырыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрының урынбасары Андрей Орлов катнашып, чыгыш ясады. Андрей Николаевич районда гражданнар оборонасы буенча һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуда оештырылган эшчәнлекне уңай бәяләде.
"Ел дәвамында нәтиҗәле эшләдегез, планнар тиешенчә үтәлгән. Тик узган елда гадәттән тыш хәл вакытында килеп чыккан бер үлем очрагын искә алсак - бу сезнең районны бизәми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, олы яшьтәге ялгыз яшәүчеләрнең яки иясез йортларны сатып алып яңа хуҗалар яши башлаган очракта иң беренче электр үткәргечләргә нык игътибар итәргә яки тулысынча алмаштыруларын сорарга кирәк. Янгын яки бәла-казаларны булдырмый калу күпкә мөһимрәк", – диде ул үз чыгышында. Авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итеп "Үз территориягездәге һәр гаиләне белергә, имин булмаган гаиләләрне катгый контрольдә тотарга кирәк!", дип басым ясады.
Әлеге утырышта район Советы һәм башкарма комитетының бүлек мөдирләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре рәисләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.