Әкиятләр, җыр-бию,уеннар аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатыннан ,7 нче февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятләрнең серле дөньясы" исемле әкиятләр кичәсе үткәрелде. Әкият - ул кеше күңелендә генә була торган серле,тылсымлы бер матурлык.Укучылар татар халык әкиятләре һәм язучылар иҗат иткән әкиятләр белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр.