Түнтәр авылында яшәүче Зарипова Нина Иван кызына 10 февраль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Түнтәр авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, район мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Резеда Гаязовалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.