Балтачлылар бердәм рәвештә "Россия чаңгы юллары - 2018"гә кушылды

2018 елның 11 феврале, якшәмбе

Бүген - 11 февраль көнне балтачлылар бердәм рәвештә "Россия  чаңгы юллары - 2018"гә кушылды. "Сабантуй" ял һәм спорт паркына  районның барлык оешма-учреждение коллективлары, гаиләләр килгән иде. “Россия чаңгы юллары-2018” акциясе  һәр елны мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатыннан оештырыла. Ярышларны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Ул райондашларны сәламләп, күтәренке күңел, яхшы кәеф һәм сәламәтлек теләде.

Безнең районда әлеге чара кысаларында ярышларда барлыгы  5701 кеше чаңгыга баскан.

Һәр катнашучыга истәлек бүләкләре бирелде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International