Шушы көннәрдә районыбызның берничә авыл җирлеге сайлау участок вәкилләре катнашында Чепья, Ор, Норма мәдәният йортларында агымдагы елның 18 мартында узачак Россия Президентын сайлауга әзерлек уңаеннан укулар оештырылды. Әлеге укулар районның территориаль сайлау участогы рәисе Равил Кәримов җитәкчелегендә барды.