Чепья авыл китапханәсендә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата "Бу җырымны сиңа багышладым" дип исемләнгән әдәби кичә үтә. Кичәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган видеоязма күрсәтелә, укучыларның белемен ныгыту максатыннан викторина сорауларына бергәләп җаваплар эзләнде, шагыйрьнең шигырьләре укылды.
15 февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә 5 һәм 6 сыйныф укучыларына, халкыбызның бөек улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата “Муса Җәлил - герой шагыйрь” - батырлык дәресе уздырылды.
Китапханәче тарафыннан укучыларга, каһарман шәхеснең тормыш юлын чагылдырган, эчтәлекле мәгълүмат бирелде, шагыйрьнең шигырьләре укылды. Викторина сорауларына җавап табуда да укучылар белемнәрен күрсәттеләр.
Субаш авыл китапханәсе Республикабызның балалар китапханәсе тарафыннан 13- 14 яшьлекләр өчен оештырылган «Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде» дигән акциядә катнашты. Акциягә 7-8 сыйныф укучылары арасыннан барлыгы 7 укучы катнашты.Укучыларыбыз үзләре яраткан язучылары һәм аларның китаплары турында үз фикерләрен җиткерделәр.
2018 елның 14 февралендә Әтнә авыл клубында халык җыены үтте.
Көн тәртибе:
(Балтач район башкарма комитеты урынбасары И.С.Галимуллин чыгышы).
15 нче февраль көнне 5- 8 нче сыйныф укучылары өчен Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбендә авыл китапханәчесе “Җиңү эзләре буйлап...” дип аталган викторина үткәрде. Викторина барышында укучылар илебез тарихында зур урын алып торган Бөек Ватан сугышышда булып узган хәлиткеч вакыйгаларны һәм кешеләрне исләренә төшерделәр. 15 нче февраль Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан “Алар Ватан өчен көрәштеләр” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.
Балтач үзәк зурлар китапханәсендә Әфганчыларны искә алу һәм Ватанны саклаучылар көннәре уңаеннан “Әфганстан - йөрәкләрнең сыкрар ярасы...”, “Сез булганга имин булып ата таңнар...” күргәзмәләре эшли. Танышырга рәхим итегез.
14 февраль көнне өйгә барып социаль хезмәт күрсәту бүлекчәсе хезмәткәрләре Маргарита Васильева һәм Илһамия Сафиналар Зур Лызи 2 нче өлеш авылында карамактагы өлкәннәребез өчен, Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Чепья авыл китапханәчесе "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә гашыйклар көне уңаеннан "Гашыйк булып үтсен гомерләр" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды, язучы һәм шагыйрьләрнең мәхәббәт турында фикерләрен тыңланып, әсәрләрдән өзекләр , шигырьләр укылды. Кичәбез матур җырлар, уеннар уйнап тәмамланды.
Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары Республикабызның балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган " Чтение подростков РТ в реальной и электронной среде" анкетасын тутырдылар. Шулай ук үзләренең яраткан язучылары һәм китаплары турында фикерләре белән уртаклаштылар.
Чутай авылында яшәүче Әминә Гәйфетдин кызы Гәйфетдиновага 12 февраль көнне 90 яшь тулды.