21 нче февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан Балтач гимназиясенең 3 сыйныф укучылары өчен (җитәкчеләре Гузаерова Л.Н.) “Халкымның энҗе бөртекләре” исемле исемле интеллектуаль уен оештырылды. Балалар бүгенге көндә туган телебезнең әһәмияте,Бөтендөнья телләр атласында тоткан урыны, аны саклауның зарурлыгы турында мәгълүмат алганнан соң халкымның саекмас җәүһәрләре табышмак, мәкаль белүдә көч сынаштылар, бүгенге чор язучылары әсәрләренә тукталдылар. Чарабыз дисктан “Татар галәме” исемле видеоролик карау белән төгәлләнеп,балалармәктәп программасын үзләштерүдә өстәмә мәгълүмат туплап, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.
21 февраль - Бөтендөнья туган тел көне. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. 20 февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә “Тел-күңел көзгесе” дип исемләнгән чара үтте.Укучыларга туган телебезнең матурлыгы, кыйммәтлелеге турында аңлатылды. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтелде, табышмаклар чиштеләр.Әлеге чара Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Агымдагы елның 20 нче февралендә Алан авылынан Зәкиева Фидәлия Габделфәрт кызы һәм Салавыч авылыннан Сибгатуллина Җәмилә Абдулла кызы тернәкләнүчеләр өчен хәйрия концерты белән килделәр.
Агымдагы елның 20 нче февралендә «Наз» узэге психологы Гузәл Зиганшина һәм юрисконсульт Гелюза Сагдиева катнашында тернәкләндерү бүлекчәсендә комплекс чаралар уздырылды.
18 нче февраль көнне Ор авыл клубында - уку залында Шеңшеңәр авыл китапханәсе белән берлектә яшьләр өчен Гашыйклар көне уңаеннан мәхәббәткә дан җырлаучы язучы-шагыйрьләрнең тормыш юллары, иҗатлары буенча сорауларны үз эченә алган “Замана яшьләре китапны сайлый – Әдәби дуэль” үткәрелде. Яшьләр үзләренең бу өлкәдә яхшы хәбәрдар булуларын расладылар – чара бик җанлы үтте.
16 февраль көнне Куныр урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары Республика балалар китапханәсе тарафыннан җибәрелгән “Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде” анкета сорауларына җаваплар яздылар. Барлыгы 14 бала катнашты. Анкета аша укучыларның басма китапларны сайлаулары куанычлы нәтиҗә бирде.
2018 ел Татарстанда Л.Н. Толстой елы уңаеннан, 15 февраль көнне Куныр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән “Без Толстойны укыйбыз” исеме астында кычкырып укулар булып узды. Укучылар Л.Н. Толстойның балалар өчен язган “Косточко”, “Лгун”, “Девочка и грибы” хикәяләрен кычкырып укыдылар.
Куныр авылында яшәүче Мәрхәбә Гайнулла кызы Вахитовага 17 нче февраль көнне 90 яшь тулды.
Яңгул китапханәсендә кабат иң актив китап укучыларны берләштергән “Сердәш” клубы активлары очрашты, алар матур шигырьләр, җырлар тыңладылар һәм төрле уеннар уйнап, чәй табыны артындаүз фикерләрен җиткерделәр.
15 февраль көнне Түнтәр авыл китапханәсендә юбиляр язучы Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан 1-4 сыйныфта укучы балалар белән “Хикмәтле китаплар – кирәкле китаплар” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Иң элек онтылмаслык шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп әдәби викторина үткәрдек. Китап укучыларыбызның фикерләвен үстерү, әдәплелек, үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү максатыннан Х. Халиковның балалар өчен иҗат иткән хикмәтле китаплары һәм тормыш юлы белән таныштык, шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдык, табышмакларына җаваплар эзләдек. Балалар язучының иҗатын йотлыгып тыңладылар, мавыктыргыч шигърият диңгезендә йөзделәр.