Куныр авылында яшәүче Мәрхәбә Гайнулла кызы Вахитовага 17 нче февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.