“Халкымның энҗе бөртекләре”

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

21 нче февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  Халыкара Туган тел көне уңаеннан Балтач гимназиясенең 3 сыйныф укучылары өчен (җитәкчеләре Гузаерова Л.Н.) “Халкымның энҗе бөртекләре” исемле исемле интеллектуаль уен оештырылды.  Балалар бүгенге көндә туган телебезнең әһәмияте,Бөтендөнья телләр атласында тоткан урыны, аны саклауның зарурлыгы турында мәгълүмат алганнан соң халкымның саекмас җәүһәрләре табышмак, мәкаль белүдә көч сынаштылар, бүгенге чор язучылары әсәрләренә тукталдылар. Чарабыз дисктан “Татар галәме” исемле видеоролик карау белән төгәлләнеп,балалармәктәп программасын үзләштерүдә өстәмә мәгълүмат туплап, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International