Агымдагы елның 20 нче февралендә Алан авылынан Зәкиева Фидәлия Габделфәрт кызы һәм Салавыч авылыннан Сибгатуллина Җәмилә Абдулла кызы тернәкләнүчеләр өчен хәйрия концерты белән килделәр. Сәгатьтән артык барган чара мөмкинлекләре чиклеләрне, өлкәннәребезне җыр-моң дөньясына күмде.
Алар икесе дә яшьтән үк сәнгатькә гашыйк кешеләр. Концертта “Сагыну”, “Ана сагышы” һәм күп төрле татар халкының моңлы җырлары яңгырады, шаян шигырьләр башкарылды. Тамашачылар үзләре дә җырчыларга кушылып биеп-җырлап та алдылар.
Әлеге чаралар тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп кенә калмый, тернәкләнүгә этәргеч бирә.