Тел-күңел көзгесе

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

21 февраль - Бөтендөнья туган тел көне. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. 20 февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә “Тел-күңел көзгесе” дип исемләнгән чара  үтте.Укучыларга туган телебезнең матурлыгы, кыйммәтлелеге турында аңлатылды. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтелде, табышмаклар чиштеләр.Әлеге чара  Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International