Балтач «Наз»ында комплекс чаралар.

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елның 20 нче февралендә «Наз» узэге психологы Гузәл Зиганшина һәм юрисконсульт Гелюза Сагдиева катнашында тернәкләндерү бүлекчәсендә комплекс чаралар  уздырылды. Психолог “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына багышланган күмәк занятие оештырды. Бу уенда тернәкләнүчеләр сәламәт яшәү серләренә төшенеп кенә калмадылар, бергә берләшеп уйларга, логик фикерләргә, күмәк уйларга өйрәнделәр.

Юрисконсульт “Вәсиятнамә“ темасы буенча әңгәмә уздырды. Барлык катнашучылар да шәхси психологик һәм юридик ярдәм алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International