22 февральдә «Хыял» яшьләр үзәгендә 2000 елда һәм аннан соӊгы елларда туган укучы балалар арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары булып узды. Бәйгене башлап җибәргәндә район башлыгы Рамил Нотфуллин яшь көрәшчеләргә фатиха биреп, җәрәхәтләр алмыйча, матур алымнар күрсәтеп, бәйрәм алдыннан егетлекләрен күрсәтергә чакырган иде. Теләкләр кабул булды,
Халыкара Туган тел көне уңаеннан Чепья авыл китапханәсендә "Тел дуслаштыра, тел берләштерә" исемле музыкаль-тематик кичә үтте. Чарада "Туганай" керәшен фольклор ансамбле катнашты. Телнең бүгенге көндә ни дәрәҗәдә мөһимлеге турында, җирлегебездә яшәп килүче йола-гадәтләр турында фикер алышканнан соң, "Энҗеләрен барлый халкым" исемле район фольклор конкурсыннан видеоязма каралды.
21 февраль көнне Куныр мәдәният йортында, Куныр авыл җирлеге җыеныннан соң, "Туган җиргә мәдхия" дип исемләнгән концерт булды. Концерт Куныр һәм Шода вылларының үзешчәннәре тырышлыгы белән әзерләнде.
Агымдагы елның 22 нче февралендә башкалада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан елдагыча тантаналы чара оештырылды.
21 февраль көнне Яңгул китапханәчеләре “Бер күрешү-үзе бер гомер” исеме астында ,”Сердәш” клубы активы белән,Балтачта яшәп иҗат итүче шагыйрәләребез-Фәридә апа Шакирова һәм Мәгъмүрә апа Хөрматуллиналар белән очрашу кичәсе үткәрделәр.Кичә бик матур һәм җанлы узды.Шагыйрәләребез рәхмәт әйтеп, кабат очрашыйк,мондый җанлы кичәләр бик кирәк дип үз фикерләрен җиткерделәр.
9 февраль көнне Яңгул китапханәсе каршында,иң актив китап укучылар белән оештырылган “Сердәш” клубынын чираттагы очрашуы булды.Клуб членнары үзләренең эшләре турында сойләшеп,алга эшлисе эшләрне барладылар.Шулай ук кичке гимнастика ясап,кичке прогулкада булып ахырдан чәй остәле артында үз эшләрен дәвам иттеләр.
“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында 2018 елның 21 февралендә “Наз “ узэге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
21 февраль - Туган тел көне. Шул уңайдан Алан авыл китапханәсендә "Табышмаклар кичәсе" уздырылды. Кичәдә 2,3,4 нче сыйныфлар бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, сөенешеп бүләкләр алдылар.
Фәнис Яруллинның тууына 80 ел уңаеннан Алан авыл китапханәсендә "Егылмас җилкән" исемле күргәзмә оештырылды.