“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында 2018 елның 21 февралендә “Наз “ узэге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Экскурсияне бүлекчә җитәкчесе Р.М. Мингазов үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте.
Экскурсия барышында Радик Махмутович янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары нинди җайланмалар белән җиhазландырылган, юл- транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.
Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын әйтеп үтте. Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты.