ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Яңгул китапханәчеләре 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  “Тынычлык,иминлек сагында-Сез кирәк!” дигән баш астында очрашу кичәсе үткәрделәр.Кичәгә әле яңа гына армия сафларыннан Туган авылыбызга кайткан ике егетебез-Миннеханов Алмаз һәм Мотигуллин Салаватлар чакырылганнар иде.Алар укучыларга үзләренең армия хезмәтләре турында сөйләп ,хәзерге армия хезмәтеннән курыкмаска кирәк,егетләр чын егет булып хәрби хезмәткә барыгыз дигән фикерләрен җиткерделәр.Укучылар кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.Кичә бик җанлы һәм файдалы үтте.

Татарстанның шәһәр һәм районнарында «Созвездие-Йолдызлык»  республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этаплары старт алды. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла. 20 һәм 21 март көннәрендә Балтачта 7 район катнашында фестивальнең зона сайлап алу этабы узачак. 

 

 

Чираттагысын - бүген, 2 март, җомга көнне берьюлы 4 оешма тәкъдим итә. Балтач һәм Чепья торак-коммуналь хуҗалыгы, "ХЭС" - ягъни хуҗалык эшләрендә хезмәт күрсәтүче оешма һәм "Төзекләндерү" ("Благоустройство") оешмасы коллективлары район бәйгесе кысаларында концерт программасы белән чыгыш ясый. 

7 март көнне Балтачта “2017нче хезмәт елы нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең алдынгылар җыены” уздырыла һәм район халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итү максатыннан ярминкә оештырыла. Игътибар!!! Ярминкә үткәрелү сәбәпле, Ленин урамының “Батырлар аллеясы”нан алып «Гиппократ» даруханәсенә кадәрге өлеше иртәнге сәгать 6.00дан алып, көндезге 12.00гә кадәр ябылып торачак.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28нче февральдә Смәел авыл китапханәсе беренче татар фильмы "Булат батыр" күрсәтелүгә 90 ел тулу уңаеннан укучы балаларга фильмнан өзекләр күрсәтте.

Чепья авыл китапханәсендә укучылар белән матур чаралар еш үтә. Бу юлы без йола- бәйрәмнәр турында, бу бәйрәмнәрдә нинди уеннар уйнаганнар, бүгенге көндә бу уеннарны яшьләребез беләме, шулар хакында сөйләштек. Һәм әлбәттә инде шушы онытылып баручы уеннарда үзебез дә катнаштык."Наши истоки...Читаем фольклор" китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде. 

Чепья  балалар китапханәсендә  "Наши  истоки. Читаем фольклор"  Бөтенрәсәй акциясенә кушылып   "Сокровища народного творчества" исемле китап күргәзмәсе төзелде.  Шулай ук урта мәктәпнең 7 сыйныф укучылар  татар халкының табышмак-мәкальләрен  әйтеп  ярыштылар.   3 сыйныф укучылары белән рус халкының  "Марья Моревна" әкияте кычкырып укылды.


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 27 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне кысаларында Балтач муниципаль районынын «Әтиләр берлеге Республика иҗтимагый оешмасы» бүлекчәсе ялгыз һәм күп бала тәрбияләүче әтиләр өчен «Минем әти иң яхшысы» дип исемләнгән чара үткәрде.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

ШУШМА ЯР БУЕ НИНДИ БУЛАЧАК? Бу сорау бик к үп райондашларыбыз күңелендә зур кызыксыну уята.  Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлеклəр үсеше программасы буенча Шушма яр буен төзекләндерү максатыннан  яңа проект гамәлгә ашачак. Биредə яшəүчелəрне, биналар һəм җирне арендага алучыларны, җирле активистларны һəм иҗтимагый берлəшмəлəрне, эшмəкəрлəрне, гомумəн, бу җирнең килəчəгенə битараф булмаган һəркемне фикер алышуга чакырабыз. 

27 февральдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының террорга  каршы  комиссия утырышы булды.  Комиссия  утырышында  комиссия әгъзаләре; Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районында вәкиле Илнар Гомәрович Хөснетдинов; район башкарма  комитеты  җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек  мөдирләре; авыл җирлеге башлыклары; яшьләр оешмасы җитәкчеләре; районның «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар катнашты. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International