Чепья авыл китапханәсендә укучылар белән матур чаралар еш үтә. Бу юлы без йола- бәйрәмнәр турында, бу бәйрәмнәрдә нинди уеннар уйнаганнар, бүгенге көндә бу уеннарны яшьләребез беләме, шулар хакында сөйләштек. Һәм әлбәттә инде шушы онытылып баручы уеннарда үзебез дә катнаштык."Наши истоки...Читаем фольклор" китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.