Бәйге дәвам итә: 2 мартта - 4 оешма бер сәхнәдә!!! 

2018 елның 2 марты, җомга

"Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" дип исемләнгән район җирлегендәге оешма-учреждениеләр арасында үзешчән сәнгать бәйгесе дәвам итә. 

Чираттагысын - бүген, 2 март, җомга көнне берьюлы 4 оешма тәкъдим итә. Балтач һәм Чепья торак-коммуналь хуҗалыгы, "ХЭС" - ягъни хуҗалык эшләрендә хезмәт күрсәтүче оешма һәм "Төзекләндерү" ("Благоустройство") оешмасы коллективлары район бәйгесе кысаларында концерт программасы белән чыгыш ясый. 

Хөрмәтле тамашачылар, Сезне 2 март көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният үзәгендә көтеп калабыз. Рәхим итегез! Керү ирекле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International