ШУШМА ЯР БУЕ НИНДИ БУЛАЧАК? Бу сорау бик к үп райондашларыбыз күңелендә зур кызыксыну уята. Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлеклəр үсеше программасы буенча Шушма яр буен төзекләндерү максатыннан яңа проект гамәлгә ашачак.
Биредə яшəүчелəрне, биналар һəм җирне арендага алучыларны, җирле активистларны һəм иҗтимагый берлəшмəлəрне, эшмəкəрлəрне, гомумəн, бу җирнең килəчəгенə битараф булмаган һəркемне фикер алышуга чакырабыз.
Төзеклəндерү проекты буенча иҗтимагый тыңлаулар 2 март - җомга көнне 18:00 — 20:30 сәгатьләрдә Балтач бистәсенең Ленин урамы 52 адресы буенча урнашкан район мəдəният үзəгендә үткәреләчәк. Рәхим итегез.