Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу этаплары старт алды

2018 елның 2 марты, җомга

Татарстанның шәһәр һәм районнарында «Созвездие-Йолдызлык»  республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этаплары старт алды. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла. 20 һәм 21 март көннәрендә Балтачта 7 район катнашында фестивальнең зона сайлап алу этабы узачак. 

Район мәдәният үзәгендә шушы көннәрдә райондашларыбыз Арча, Биектау, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче районыннан килгән яшь талантлар белән ярышачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International