Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Бөтенроссия татар эшмәкәрләре жыенында райондашыбыз, эшмәкәр ханым Гөлсем Миңнебаева да катнашты һәм чыгыш ясады.
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
3 март көнне Борнак авыл китапханәсендә оештырылган “Туган як тарихы” музеенда экспонатлар белән якыннан танышу максатыннан экскурсия үткәрелде.Музейдагы һәр экспонат тарихый яктан да,тәрвияви яктан да гаять әһәмиятле.Укучылар да ,яшьләр дә,зурлар да музейда кунак булдылар.Үткән тарихыбыз белән кызыксынучылар бик күп.Кешегә гомер бер генә бирелэ,ә тарих мәңгелек.
4 март - Халыкара телевидение көне! Шул уңайдан, Көек авылы китапханәсендә "Экран эченә сәяхәт" исеме астында мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфлар өчен чара үткәрдек. Балалар белән үз тапшыруларыбызны булдырдык, "күчтәнәч" тапшыруыннан Йомшаккай да килде! Чара азагында экран эченә яраткан геройларын ясады балалар, "Бәләкәч һәм Карлсон" мультфильмнарын карады.
Балаларның гадәти ял көннәрен дә күңелле итеп үткәрергә тырышабыз. Шул уңайдан, 3 март көнне Көек авылы китапханәсендә нәни дусларым арасында Х.Халиков, Г.Тукай әсәрләрен кычкырып уку алымы белән "Күңелле ял - безгә файдага" исеме астында чара үткәрдек.
5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Республика «Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: Хатын-кыз карашы» конкурсы лауреатлары Фирая Зыятдинова, Гөлсем Миннебаева, Фаил Габдрахманов, Татьяна Кузьмина, Зөлфидә Тлякова, Римма Кузнецова һәм Россия Героеның әнисе Исаева Вера Петровна Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур Концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.
Көек авылында сайлау алды эшләре оешкан төстә бара. Китапханәче буларак, бу эштә без дә тыгыз хезмәт алып барабыз.
2018 нче ел Татарстанда Л.Н. Толстой елы буларак игълан ителде. 190 ел элек туган бөек рус язучысы бүгенге көн укучысына да аңлаешлы мәңгелек әсәрләр язып калдырган. Бигрәк тә балалар өчен язылган кыска хикәя-мәсәслләре тәрбияви мәгънәгә ия. Л.Н. Толстойның иҗатын яшь буынга да таныту максатыннан чыгып 5 нче март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә “Я вновь открываю Л.Толстого” республика акциясе кысаларында язучы язган “Ике дус”, “Арыслан белән эт” хикәяләрен кычкырып уку үткәрелде. Балалар бу хикәяләрне бик кызыксынып тыңладылар һәм язучының дуслык, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларның кешеләр арасында гына түгел, ә җәнлекләр арасында да киң таралганлыгын ачыклап киттеләр.
2 март көнне Балтач үзәк китапханәсендә район китапханәчеләре семинары булып узды. Семинар барышында 2017 нче эш елына йомгак ясалды, алда торган бәйгеләр хакында сөйләнде. Семинарның практик өлешендә “Җыр тылсымы” исеме астында әңгәмә үткәрелде.